ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Чистайда Россия пенсионерлар Берлегенең җирле бүлекчәләре өчен семинар үткәрелде. Семинарның төп темасы - Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә урнашкан бүлекләрнең эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре.

21 июнь көнне 10.00 сәгатьтә ӘМР башкарма комитеты кече һәм урта эшмәкәрлеген үстерү секторы Әлмәт районы эшмәкәрләре өчен тикшерү-күзәтү органнары вәкилләре белән ачык диалог рәвешендә очрашу уздырачак.


18
июнь, 2017 ел
якшәмбе

Бу шимбә көнне "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты чаралары 8 мәйданда узачак.


17
июнь, 2017 ел
шимбә

21 июнь көнне 10.00 сәгатьтә ӘМР башкарма комитеты кече һәм урта эшмәкәрлеген үстерү секторы Әлмәт районы эшмәкәрләре өчен тикшерү-күзәтү органнары вәкилләре белән ачык диалог рәвешендә очрашу уздырачак.

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 2017 елда 43 муниципаль райондагы 996 объекттан 899 ында эшләр башланган.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

17 июнь көнне 17.00 сәгатьтә аларны Казан кафедраль соборында каршы алачаклар. Икенче көнне, 14 сәгатьтә аларны Петропавловск чиркәвенә алып киләчәкләр. Дүшәмбе, 19 июнь көнне аларны Әлмәт районының Тихоновка авылы Михаил архангел исемендәге чиркәүгә алып киләләр. 


16
июнь, 2017 ел
җомга

Әлмәт районында Виталий Александрийский исемендәге чиркәү барлыка киләчәк. 

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Хайдаров Музагит Шайхрази улына 90 ел тулды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Әфләтунова, ӘМР мәгариф идарәсе начальнигы Дмитрий Садетдинов, 12нче мәктәп директоры Калинина Наиля Әнис кызы, ӘМР мәктәп учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Хәйретдинов Әзгәм Хайдар улы, ӘМР ветераннар советы рәисе Самойлов Василий Иван улы, социаль яклау идарәсе начальнигы Гиматдинова Кәдрия Әслах кызы аны истәлекле көне белән тантаналы рәвештә тәбрикләделәр, 12нче мәктәп укучылары җыелган кешеләрне концерт чыгышлары белән шатландырдылар. 

Экология елы кысаларында районның 15 авыл җирлеге сулыкларына һәм шәһәр күленә карп, ак амур һәм хан балыгы  маймычлары җибәреләчәк. Районның сулыкларына балык җибәрү Әлмәт муниципаль районының табигать саклау чаралары планы нигезендә үткәрелә. 

Бүген Әлмәттә ведомстволар хезмәт төркеме утырышы булып узды. 

Киңәшмәнең беренче бүлегендә Әлмәтнең иң алдынгы эре предприятиеләре вәкилләре тыңланды, алар  2016 елдагы эшчәнлекләре буенча анализ ясадылар,  2018-2020 елларга социаль-икътисади прогноз ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International