24 нче июнь көнне Әлмәт районындагы Иске Суркино авылында унберенче тапкыр Кама аръягында гомер итүче чуашларның фольклор бәйрәме – “Учук” фестивале узды.
Традиция буенча чуаш мәдәнияте фестиваленә Татарстан районнарыннан кунаклар җыелды.
Учук – чуашларда иген үскән басу-кырлардан мул уңыш өмет итеп дога кылу йоласы. Иске Сүркино авылы халкы торгызган бу бәйрәмне уздырырга бүген республика тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Ул инде күптән туганнар һәм дусларның очрашу урынына әверелде.
Бүген Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә торак төзү һәм социаль объектларны төгәлләү, республика программаларын гамәлгә ашыру буенча, проблемалы объектлар төзелеше һәм торак төзелеше буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстанда өстәмә муниципаль сайлаулар билгеләнгән. Алар бердәм Бөтенроссия тавыш бирү көне - 10 сентярьдә узачак.
Әлмәттә "Татнефть" ГАҖ еллык гомуми акционерлары җыелышында ТР премьер-министры Алексей Песошин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәветдинов, район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты.
21 нче июнь көнне эшмәкәрләр контроль-күзәтчелек органнары җитәкчеләре белән очрашу чарасы ачык диалог форматында "Үсеш Территориясе" коворкинг-үзәгендә узды.
22 июнь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге "Тоннель" операциясе үткәрде. Бу чара 12 яшькә кадәр балаларны автокреслосыз йөртүчеләрнең хокук бозуларын ачыклауга юнәлтелгән.
25 нче июнь көнне Әлмәт шәһәренең Үзәк мәчетендә гает намазы узачак. Башлана 6.00 сәгатьтә.
"Талантлар ачу" мәктәбе – сәләтле яшьләрнен һәм остазларның потенциалын ачу буенча төп преакселератор.
Татарстан Республикасында Рус географик җәмгыяте ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән бергә җәмәгатьчелекнең һәм яшь буынның игътибарын туган якның әйләнә-тирәлеген яклау мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән "Туган як экологиясе" бәйгесен оештырды. Шуның турында ТР Экология министроыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шимбә, 24 июнь көнне "Шәһәрнең мәдәни мохите" проекты чаралары 8 мәйданда узачак. 18.00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында иң кечкенәләрне кызыклы программа көтәчәк. Алар өчен "Өч дуңгыз баласы"курчак спектакле күрсәтеләчәк һәм "эбру" стилендә су өстендә рәсем ясау буенча мастер-класслар оештырылачак.