Әлмәттә "Татнефть" ГАҖ еллык гомуми акционерлары җыелышы үтте

2017 елның 23 июне, җомга

Әлмәттә "Татнефть" ГАҖ еллык гомуми акционерлары җыелышында ТР премьер-министры Алексей Песошин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәветдинов, район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашты.

Компания генераль директоры Наил Маганов 2016 ел эчендә акционерлык җәмгыяте эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды.

Ул шулай ук 2017 елда нефть чыгару нәтиҗәлеген арттыру буенча стратегик проектларның өстенлекле булып калуын, ябышучан нефть чыганакларын үзләштерүгә, компаниянең нефть эшкәртү һәм нефть химиясе блокларын үстерүгә аеруча игътибар бирелүен билгеләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International