Татарстанда өстәмә муниципаль сайлаулар билгеләнгән. Алар бердәм Бөтенроссия тавыш бирү көне - 10 сентярьдә узачак. Алдан бирелгән мәгълүматлар буенча хәзерге вакытта 139 депутат мандатлары буш, шуларның 18е - шәһәрләрдә һәм 121 - Татарстандагы 38 мунициаль районның авыл җирлекләрендә. Шуның белән бәйле рәвештә, 23 июнь көнне Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары өстәмә муниципаль, шулай ук киләсе Россия Федерациясе Президентын сайлауны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча шәһәрләр һәм районнарның сайлау комиссияләре участоклары рәисләре, урынбасарлары һәм сәркатипләре өчен укыту үткәрделәр. Семинарда Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР ҮСК рәисе Экзам Гөбәйдуллин һәм ТР ҮСК рәисе урынбасары Валентина Каменькова катнашты.