ЯҢАЛЫКЛАР


26
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан таможнясының Әлмәттәге таможня постына яңа начальник билгеләнде.

Татарстан синоптиклары һава торышы шартлары начарлану турында хәбәр итте.Бүген, 26 июньдә, көннең икенче яртысында һәм кичен республикада урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыш җилнең көчәюе көтелә. Җил көче секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип билгели Татарстан Гидрометеорология үзәге.

2017 елның 30 июнь көнендә "Бердәм Россия" партиясе эгидасы астында Россия юристлары ассоциациясе тарафыннан игълан ителгән халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылачак.

Киңәшмәдә Сабантуй бәйрәменә әзерлек, рәсмиләштерелмәгән җирләрне ачыклау турында сүз барды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин әлеге уңайдан күрсәтмәләрен бирде, алдагы атнага эш планын билгеләде.

28 яшьлек велосипедчы Радель Бакиров бүген 5 сәгать 30 минутта Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгеннән Тольятти ягына старт алды. Соңгы пункты  – Кырым ярымутравы. 

Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru


25
июнь, 2017 ел
якшәмбе

Бүген шәһәр һәм район мөселманнары исламның ике төп бәйрәмнәренең берсен – Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бәйрәм вәгазе һәм намаз бүген иртән шәһәрнең  үзәк мәчетендә үтте. Биредә 1000 гә якын мөселман җыелды.

24 июнь көненең яңгырлы киче  "Шәһәрнең мәдәни мохиты" проектын уздыру программасына төзәтүләр кертте. Концерт күңел ачу чаралары шәһәрнең  2 мәйданчыгында узды. 

Сезне чын күңелемнән Ураза бәйрәме - Ид әл-Фитр белән котлыйм!

 

 


24
июнь, 2017 ел
шимбә

Шевченко, 114 һәм Ленин ,123 урамнары буенча яшәүчеләр ишегалларын бүтән койма яңгыр вакытында су басу борчымый.  "Әлмәт-Водоканалы" агымсу канализацияләрен җайлады. Һәм хәзер  канализацияләр яхшы эшли. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International