30 майда Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев яңа һөнәри бәйрәм – Кораб төзүчеләр көнен булдыру турында указга кул куйды.
Указ 2 июньдә Хөкүмәтнең рәсми сайтында басылды. Документка ярашлы, Кораб (судно) төзүчеләр көне 29 июньдә билгеләнә. Бу көннең үз тарихы да бар. 1667 елның 29 июнендә патша Алексей Михайлович указы нигезендә дәүләт заказы белән Русиядә беренче хәрби “Орел” корабы төзелгән.Әле Русиянең суднолар төзү тармагында 200 меңнәр артык кеше хезмәт сала.
Региональ авыл туризмы ассоциациясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы администрациясе белән бергә II районара "Азнакай районы тәҗрибәсендә Татарстан Республикасындагы көньяк-көнчыгыш районнарының авыл туризмын үстерү" семинар-киңәшмәсен оештыра, ул 2017 елның 13-14 июлендә Азнакай шәһәрендә, Актюбинский шәһәр тибындагы поселокта узачак.
"Бердәм Россия" партиясенең беренчел бүлекләренең сәркатипләрен укыту "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт бүлегенең сәркатибе, район башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы буенча оештырылды. Семинарны «Джи Эм Си Консалтинг» ҖЧҖ белгечләре тарафыннан уздырылды.
Әлмәт районының 23 нче янгын бүлегендәТүбән Мактама бистәсенең 2 нче санлы мәктәбе укучылары кунакта булып кайтты.
Әлмәттә иң матур ишегалды, подъезд, балкон кайда һәм иң әйбәт ишегалды җыештыручы кем булуына конкурс игълан ителде. Бүген традицион бәйгегә нәтиҗә чыгару максатыннан җиңүгә исәп тотучыларның эше белән танышу башланды, дип яза җирле басма.
Әлмәттә яшәүчеләр РФ Дәүләт Думасы депутатына төрле сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, аларның күбесе торак өлкәсен кагылдылар.
Җыелышта район башлыгы Айрат Хәйруллин, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Роза Афлятунова, Әлмәт муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Василий Самойлов, мөхтәрәм кунаклар, ветеран оешмалары рәисләре катнашты. Рәсми өлеш башланыр алдыннан, кунаклар һәм катнашучылар драмтеатр фойесында урнашкан күргәзмә стендларын карап уздылар.
Бүген Әлмәттә шәһәрнең һәм районның иң сәләтле укучыларын хөрмәтләү тантанасы узды. Алар арасында 2016-2017 уку елларының төбәк һәм республика фән олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар. Шулай ук укучыларның әзерләнүенә зур өлеш керткән педагогларны да котладылар.
1 июль көнне Әлмәттә Яшьләр көне узачак. Шәһәрнең ике мәйданчыгында бәйрәм программасы узачак. Шәһәрнең Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркында һәм шәһәр пляжында.
«Урам театры: пластика, интерактив» дип аталган курс кысаларында занятиеләр көн саен 17.30 дан 18.30 сәгатькә кадәр Яшьләр үзәгенең бию залында үтәчәк.