ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Әлмәт мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре уза. Быел 900дан артык укучы мәктәпне тәмамлады, шуларның 114  -  медалистлар. 

Быел Әлмәт яшьләре Татарстан делегациясе составында Идел буе "іВолга" форумында булып кайттылар.

 

Татарстан Республикасы һәм гомумән ил үсеше өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү өстенлекле әһәмияткә ия. Әлеге эш сыйфатына турыдан-туры инвестицион эшчәнлек нәтиҗәлеге бәйле. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында белдерде. 


27
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Рамазан гаетенең өченче бәйрәм көнендә Әлмәтнең үзәк мәчетендә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен мәҗлес узды. 

Бүген Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская эшлекле визит белән Әлмәт муниципаль районына килде. Визитның максаты  -  агымдагы ел эчендә теркәлгән Әлмәт районы буенча "Халык контроле" ТР ДМСна белдерүләрне карап чыгу буенча киңәшмәне үткәрү.

30 июнь көнне Әлмәтнең Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узачак.  

Бөтендөнья балыкчылык көне ел саен 1985 елдан башлап үткәрелә.

Июнь башыннан ук язылышучылар саны күбәеп китү күзәтелә.7-8 июльдә алар аеруча күп булыр, дип фаразлана.

Әлмәт районында матур Чупай авылы бар. Район мәдәният йорты шушы җирлектә"Милләтем бизәклэре" дип исемләнгән татар мәдәнияте бәйрәмен үткәрде. 

Бу массакүләм чарада Әлмәт районының татар фольклор коллективлары катнашты. Бәйрәмдә милли уеннарны да читләтеп узмадылар.

Бәйрәм ахырында үзешчән халык иҗаты коллективлары һәм кунаклар  зур бәйрәм чәе өстәле артына утырып, самовардан тәмләп чәй эчтеләр. 

Вакантлы вазыйфаны биләп торуга вакансия ачылды. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазыйфасын биләп торуга вакансия ачылды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International