Региональ авыл туризмы ассоциациясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы администрациясе белән бергә II районара "Азнакай районы тәҗрибәсендә Татарстан Республикасындагы көньяк-көнчыгыш районнарының авыл туризмын үстерү" семинар-киңәшмәсен оештыра, ул 2017 елның 13-14 июлендә Азнакай шәһәрендә, Актюбинский шәһәр тибындагы поселокта узачак.
Семинар-киңәшмәдә катнашыр өчен гаризаны 2017 елның 6 июленә кадәр sel-turizm@mail.ru электрон адреска җибәрергә кирәк.
Белемәләрне һәм барлык кирәкле мәгълүматны 8 960 076 34 67 һәм 8 917 274 70 56 телефоннары буенча белергә мөмкин.