29 июньдә Россиядә беренче тапкыр кораб төзүчеләр көнен билгеләп узалар

2017 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

30 майда Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев яңа һөнәри бәйрәм – Кораб төзүчеләр көнен булдыру турында указга кул куйды.
Указ 2 июньдә Хөкүмәтнең рәсми сайтында басылды. Документка ярашлы, Кораб (судно) төзүчеләр көне 29 июньдә билгеләнә. Бу көннең үз тарихы да бар. 1667 елның 29 июнендә патша Алексей Михайлович указы нигезендә дәүләт заказы белән Русиядә беренче хәрби “Орел” корабы төзелгән.Әле Русиянең суднолар төзү тармагында 200 меңнәр артык кеше хезмәт сала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International