28 нче августта "Бу безнең шәһәр һәм безгә анда яшәргә" проекты кысаларында Әлмәт шәһәренең 18 нче һәм 39 нчы балалар бакчасының 55 мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар шәһәрнең Буалар шарлавыгында төзелеп килә торган уен мәйданчыгында булып кайттылар.
Сүз Республика көне, белем көне, Корбан бәйрәме һәм Нефтяник көне бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык белән тәэмин итү хакында барды.
Бүген Әлмәт шәһәренең "Теннис-Сити" спорт үзәгендә ГАҖ "Татнефть" генераль директоры Кубогына Бөтенроссия балалар теннис турниры ачу тантанасы узды.
Әлмәт мәшьгульлек үзәге гражданнарга һәм эш белән тәэмин итүчеләргә “Россиядә эш” (Работа в России) дәүләт порталының эше турында мәгълүмат бирә, порталның Интернет челтәрендә адресы https://trudvsem.ru.
Ярышлар 2 сентябрьдә «Нефтьче» мәдәният сарае янында старт алачак. Ярышларда катнашыр өчен http://www.tatar.run сайтында регистрация үтәргә кирәк.
Бердәм сайлау көнендә, 10 сентябрьдә, Әлмәт районында өстәмә сайлау узачак. Әлмәтлеләр шәһәр Советына депутатлыкка кандидатлар сайлый.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә 14 августтан алып 23 августка кадәр ачык "кайнар линиягә" Төркия Республикасында булуга кагылышлы килешүләрне өзү өлкәсендә хокукларны гамәлгә ашыру белән бәйле сораулар буенча туристлар хезмәтләрен кулланучылардан 103 мөрәҗәгать керде (шул илдә ял итүче гражданнарның энтеровирус инфекциясен эләктерү очракларының ешлануы сәбәпле).
Әлмәт районының Түбән Абдул авылында 26 нчы август көнне тыл ветераннарына һәм Әфган, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга багышланган мемориал комплекслар ачылды. Түбән Абдул һәм Елховой авылларын күпер генә аерып тора. Ике авыл халкы да бөек ватан сугышында җиңү өчен зур өлеш керткән.
Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мәгариф идарәсе башлыгы Дмитрий Садетдинов "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясады.
Киңәшмә яңа кадрлар билгеләнү турында игълан итүдән башланды. Бүгенге көннән “Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүнең күпфункцияле үзәге” ДБУ Әлмәт филиалы башлыгы вазыйфасына Мусин Илдар Фәритович билгеләнде.