Әлмәтлеләр Төркия Республикасында булуга кагылышлы килешүләрне өзү өлкәсендә хокукларны гамәлгә ашыру белән бәйле сораулар буенча "кайнар линия" телефонына шалтырата ала

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенә 14 августтан алып 23 августка кадәр ачык "кайнар линиягә" Төркия Республикасында булуга кагылышлы килешүләрне өзү өлкәсендә хокукларны гамәлгә ашыру белән бәйле сораулар буенча туристлар хезмәтләрен кулланучылардан 103 мөрәҗәгать керде (шул илдә ял итүче гражданнарның энтеровирус инфекциясен эләктерү очракларының ешлануы сәбәпле). 

Республикада яшәүчеләр 8 (917) 224-87-94 телефоны буенча шалтырата алалар. 

Моннан тыш, (843) 221 – 90 -16 телефоны буенча сорауларны биреп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International