28 нче августта "Бу безнең шәһәр һәм безгә анда яшәргә" проекты кысаларында Әлмәт шәһәренең 18 нче һәм 39 нчы балалар бакчасының 55 мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар шәһәрнең Буалар шарлавыгында төзелеп килә торган уен мәйданчыгында булып кайттылар.
Балалар төзүчеләр һәм аларның эшләре белән таныштылар, мәйданчыкларны каплау процессларын күрделәр, үзләре шул катламны турылап карадылар. Шулай ук тротуарга брусчатка җәюдә катнаштылар.