Бердәм сайлау көнендә, 10 сентябрьдә, Әлмәт районында өстәмә сайлау узачак. Әлмәтлеләр шәһәр Советына депутатлыкка кандидатлар сайлый.
Сайлаучыларга гамәлдәге закончалык нигезендә алдан сайлау мөмкинлеге бирелә. Моны 30 августтан 6 сентябрьгә кадәр район башкарма комитеты бинасында һәм 6-9 сентябрьдә сайлау участокларында эшләргә була. Алдан тавыш бирү эш көннәрендә 16-20 сәгатьтә, ял көннәрендә 8-16 сәгатьтә үткәрелә.