Соңгы җәй якшәмбесендә Әлмәттә «Яшел Фитнес» социаль-спорт юнәлешенең атна саен үткәрелә торган чаралары узды. "ЯФ кино көне" тематикасы астында бушлай күнекмәләр шәһәрнең 5 мәйданында үтте: «Яшьлек», «Шамсинур» скверлары, «Алнас» стадионы, шәһәр пляжы, шәһәр паркы.
"Нефтяник" хоккей клубы кубогына ярышлар узды.. Көрәш соңгы минутка кадәр дәвам итте. азакта ХК "Нефтяник" җиңү яулады.
Нефтьчеләр башкаласында тиз арада зур арт-проект старт алачак. Аның нигезенә 7 алма турында татар әкияте ятты. Ул балаларның кеше тормышында иң зур шатлык, барлык материаль байлыклардан да кадерлерәк булуы турында сөйли.
Бүген Казанда триатлон буенча IRONSTAR SPRINT & 113 KAZAN 2017 халыкара ярышлары булып узды. 11 илдән килгән һәм Россиянең төрле төбәгеннән җыелган 2000 кеше, 250 команда, 800 дән артык һәвәскәр җитезлектә көч сынашты. Ярышлар өч дисциплинада – йөзү, йөгерү һәм велосипедта узышу буенча үтте.
30 августта Әлмәттә Татарстан Республикасы көненә багышланган концертлар үтәчәк. Бәйрәм чарасы Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында узачак.
Бүген киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Торак төзелеше, капиталь ремонтлау турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Актуаль мәсьәләләр турында урыннарда да фикер алыштылар.
Әлеге чара узган уку елына йомгак ясап, бер еллык эшчәнлеккә нәтиҗә чыгару гына түгел, ә яңа уку елына старт бирү дә әле.
Гадәттәгечә быелгы август киңәшмәсенә дә мәгариф вәкилләре генә түгел, ә район җитәкчелеге һәм мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Интерактив мәйданчыклар күргәзмәсе белән башланып киткән чара соңрак пленар киңәшмәдә дәвам итте.
Быелгы киңәшмәнең темасы болайрак яңгырады: “Әлмәт районы мәгариф системасының стратегик юнәлешләре буларак этномәдәни һәм тәрбияви компонентлар”. Шуңа күрә чыгышларның күбесе милли һәм этномәдәни тәрбиягә өстенлек биреп төзелгән иде.
Социаль яктан мөһим проектларны һәм кеше һәм гражданин хокукларын һәм иреген яклау өлкәсендәге проектларны тормышка ашыра, граждан җәмгыяте институтларын үстерүдә катнаша торган коммерцияле булмаган хөкүмәт тарафыннан якланмаган оешмаларга 2017 елда дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтүне тәэмин итү турындагы карар нигезендә граждан җәмгыятен үстерү буенча президент грантларының фонд-операторы 2017 елда коммерцияле булмаган хөкүмәт тарафыннан якланмаган оешмаларга, шул исәптән "граждан сәламәтлеген саклау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау" юнәлеше буенча, грант бирү буенча 2 бәйге уздыра.
Ремонт эшләрен тәмамлау максаты белән 28 августтан алып 31 августка кадәр Тельмана, 61 урамында урнашкан балалар поликлиникасы авыруларны кабул итмәячәк.
16 сентябрь көнне Әлмәттә “Татарстан Кроссы” ярышлары узачак. Әлеге ярышлар халык арасында спорт һәм физик тәрбияне популярлаштыру максатында оештырыла.