Әлмәт районында тыловикларга һәм сугышчы-интернационалистларга һәйкәл салынды

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Әлмәт районының Түбән Абдул авылында 26 нчы август көнне тыл ветераннарына һәм Әфган, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга багышланган мемориал комплекслар ачылды. Түбән Абдул һәм Елховой авылларын  күпер генә аерып тора. Ике авыл халкы да бөек ватан сугышында җиңү өчен зур өлеш керткән.

Түбән Абдулда тарихка һәм хәтергә зур игътибар бирәләр. Музей эшли, бөек ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл куелган. Тыл ветераннарына да һәйкәл ачылу белән исә мемориал колмплекс янына килүчеләр саны тагы да артачак. Сугыш чорында ике йөздән артык авыл халкы төннәрен йокысыз уздырган, фронтны азык толек, кием салым белән тәэмин иткән.

Советлар союзы герое муса җәлилнең 110 еллык юбилее уңаеннан Россиядә истәлекле медальләр җитештерделәр. Түбән Абдулда яшәүче батырларны да күкрәк билгесе белән бүләкләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International