Сүз Республика көне, белем көне, Корбан бәйрәме һәм Нефтяник көне бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык белән тәэмин итү хакында барды.
Утырышны ачып җибәргәндә, район башлыгы Айрат Хәйруллин билгеләп үтүенчә, елдан-ел традицион бәйрәм чараларында катнашучылар саны арта бара. Шуңа күрә, әлмәтлеләрнең һәм шәһәр кунакларының иҗтимагый куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк.