Әлмәтнең яшь спортчысы нәфис гимнастика буенча Бөтенроссия турниры призеры булды

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

2017 елның 4 ноябрендә Мәскәүдә нәфис гимнастика буенча "Тренер өмете" дип исемләнгән Бөтенроссия турниры булып узды. Аның максаты - нәфис гимнастиканы популярлаштыру, тренерлар һәм хөкемдарлар арасында эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, сәләтле гимнасткаларны барлау.

Җиңүчеләр һәм призерлар иң күп балл буенча билгеләнде һәм медальләр, дипломнар белән бүләкләнде. Әлмәтнең "Виктория" нәфис гимнастика мәктәбендә шөгыльләнүче Рамазанова Зәмирә әлеге Бөтенроссия турнирында икенче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International