Әлмәттә консолидацияләнгән бюджет үтәлешенә нәтиҗә ясалды

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Эшлекле киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районының агымдагы  9 ай дәверендәге консолидацияләнгән бюджеты үтәлешенә нәтиҗә ясалды.  Финанс-бюджет палатасы рәисе Зөлфия Шәйдуллина, гомумән алганда,  муниципаль берәмлекнең бюджет үтәлеше күрсәткечләренең канәгатьләнерлек булуын билгеләде. 

.  Физик затларның милек салымы буенча бурычлары кимегән. 

- Бу - күпсанлы чаралар үткәрүгә дә бәйле,  - дип белдерде җитәкче. – Бурычлы гражданнарның яшәү урыннары буенча рейдлар үткәрелә, даими рәвештә белдерү кәгазьләре таратыла.

Финанс-бюджет палатасы рәисе милек салымын түләү, бу уңайдан эшчәнлекне тиешле дәрәҗәдә вакытында оештырырга кирәклеген искәртте. Биредә шулай ук 2017 елның ахырына кадәр караласы мәсьәләләр хакында да сүз булды.

Киңәшмәдә әлеге идарә эшчәнлеге уңай бәяләнде.  Тиешле структура җитәкчеләренә түләүле хезмәтләрнең керемен контрольгә алырга күрсәтмә бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International