Әлмәттә Пенсия идарәсенең эшчәнлеге каралды

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Сишәмбе башкарма комитетта киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районы буенча РФ Пенсия фонды идарәсе эшчәнлеге турында аның начальнигы Фая Якупова чыгыш ясады. Ул 2017 елның 1 ноябренә Әлмәттә 54710 пенсионер, аларның 11309 эшли торган пенсионер булуы турында хәбәр итте. 

 - Пенсия белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе - дәүләт сәясәтенең нигезе һәм районның социаль тотрыклылыгы алшарты. Хәзерге вакытта пенсия күләме хезмәт хакына, эш стажына, иминияткә түләүләргә бәйле, - дип искәртте Фая Атласовна.

Ликвидацияләнгән оешмаларның архивка шәхси эшләрне тапшырмаулары сәбәпле анда эшләп чыкканнарга пенсия түләүдә кыенлыклар тудыруы турында да искәртте ул. Соңгы елларда электрон мәгълүматлаштыру, заманча технологияләр нигезендә эшләү активлашкан. Пенсионерлар да яңалыктан калышмый, күп кенә чараларда катнашалар, төрле бәйгеләрдә Әлмәт данын яклап, алдынгы урыннарны яулыйлар.

Пенсия фонды идарәсе начальнигы чыгышыннан соң Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәркемгә финанс яктан грамоталы булырга кирәклеген һәм киләчәктә аласы пенсия турында бүгеннән үк мәгълүмати хәбәрдарлык зарурлыгын ассызыклады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International