Бүген "Кванториум" технопаркында паспортлар тапшыру тантанасы булып узды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин, Әлмәт Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Дамир Гарипов 31 әлмәтлегә паспорт тапшырып, изге теләкләрен юлладылар.
Әлеге чара кулларына төп документ алган граңданнарның күңелендә тирән һәм якты истәлек буларак уелып калды.