ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2017 ел
шимбә

«Вело_Әлмәт» - Инстаграмда иң популяр булган төркем. Ул үзенең беренче туган көнен билгеләп уза. Ел дәвамында  аның әбүнәчеләре саны 11 меңгә  биткән, ә велосипедны кулайрак  күрүчеләр саны көн саен арта бара, диярлек.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тарафыннан 2017 елда  43 муниципаль берәмлектә 3676 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 17муниципаль берәмлектә  куркынычсызлык техникасын бозуның 54 факты ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без – көчле халык. Иң мөһиме – кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан  алга китәр.


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

Туры элемтә "Луч" телекомпаниясе эфирында тормышка ашырылды. Әлмәтлеләр район башлыгына шәһәрне төзекләндерүгә кагылышлы сорауларын бирделәр.

Узган атнада ДЮСШ «Юность» спортчылары 11 нче дзю до буенча фестивальдә катнаштылар. Щлеге ярышлар Татарстанның дзюдо буенча Россия чемпионы, СССР спорт мастеры Геннадий Борюшкин истәлегенә багышланды. 

Бүген 102 әлмәтле зур этнографик диктант яздылар.

Быел ноябрь бәйрәмнәре әлмәтлеләр өчен вакыйгаларга аеруча бай булуы белән аерылып тора. Шуларның берсе - "Вело_Әлмәт" төркеменең туган көне. Бер ел эчендә ул зур популярлык казанырга өлгерде. Инстаграм челтәрендә аның 11 меңгә якын язылучысы бар. Велосипедта йөрүчеләр саны да көннән-көн арта бара.

4 ноябрьдә сәг.11.00 "Нефтьче" мәдәният сараенда "Әни белән бергә 0+" яңа музыкаль проекты старт ала. Аның кысаларында бала концертларда, төрле чараларда әти-әнисе яки әби-бабасы белән катнаша алачак.

Әлмәт елдан-ел үсә, камилләшә, матурлана. Ул - Россиянең иң төзекләндерелгән шәһәрләренең берсе. Нәкъ 64 ел элек Әлмәт шәһәр статусына ия булды.

18 яше тулган РФ яшәүчеләре "Агачлар - тере табигать һәйкәлләре" фотолар бәйгесендә катнаша ала. Моның өчен http://rosdrevo.ru/request/photo-contest/ сайтында теркәлү узарга һәм 1 августка кадәр эшне  җибәрергә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International