ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

"Кванториум" технопаркында яңа юнәлешләр һәм мастер-класслар ачыла:

«Робоквантик» (лего һәм дино модельләштерү һәм башкалар)

«Любознайка» (ирекле рәсем төшерү, бармаклар белән рәсем ясау, әвәләп ясау, эбру, җепле графика, киригами, квилинг, күләмле флористика, пэчворк һәм башкалар)

Район активы белән киңәшмәдә Сергей Белоногов, Рус-Акташ авыл хуҗалыгы башлыгының чыгышы тыңланды. - Рус-Акташ авыл хуҗалыгы территория киңлеге һәм яшәүче халык саны буенча иэ зур авыл хуҗалыгы итеп санала. Аның составына ике торак пункты: Рус Акташы авылы һәм Акташ станциясе керә. 

Планерка барышында доклад белән ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү фондының региональ бүлеге директоры Раиль Нотфуллин чыгыш ясады, ул 2017 елның 11 ае эчендә Әлмәт муниципаль районындагы СИФ эшенә нәтиҗәләр ясады. 

-  Агымдагы елның 11 ае эчендә пилот проекты буенча иминләштерелгән кешеләргә һәм иминләштерүчеләргә "туры түләүләр" 995,6 млн. сум тәшкил итте. Фонд тарафыннан иминләштерелгән кешеләргә түләнгән барлык ярдәмнәр рәсми эш хакы күләменә туры пропорциональ.

4 декабрьгә 8 декабрьгә кадәр "Татарстанның киләчәк көллиятендә" WorldSkills һәм WorldSkills Junior стандартлары буенча "мехатроника" компетенциясендә "Яшь профессионаллар" региональ чемпионаты узды. Чемпионатта Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән - Казан, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Бөгелмәдән килгән укучылар һәм студентлар катнаштылар. А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник инситутының инженерлык лицее, Әлмәт һөнәри көллияте, республиканың техник көллиятләре экспертлары, шулай ук "Алнас" заводы белгечләре жюри буларак катнашучыларның эшләренә бәя бирде. 

"Әлмәтем" халык ансамбле үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп уза. Эстония, Турция, Франция, Болгария, Греция, Чехия, Испаниядә аларның иҗат осталыкларына сокланалар.Коллективны озак еллар дәвамында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, баш балетмейстер Фәридә Кикар-Сафина җитәкли. Район башлыгы исеменнән котлау сүзләрен коллективка район Советы аппараты җитәкчесе Роза Афлятунова җиткерде.

Әлмәт яшьләре тәбрикләү видеоролигын әзерләделәр. Төрле һөнәрләр һәм тармакларның яшь вәкилләре район башлыгына спорт, сәламәт яшәү рәвеше, it-технологияләр, эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән идеяларны һәм проектларны алга таба мавыктыру һәм тормышка ашыру өчен рәхмәт белдерәләр.

Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 25 ел үтү уңаеннан Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карамагындагы иҗтимагый яшьләр палатасы тарафыннан constitution25.tatar адресы буенча интернет челтәрендә "Татарстан Республикасы Конституциясенә 25 ел - үзеңне тикшер!" онлайн-тест оештырылды. 

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин район активы киңәшмә уздырды. Чараны ачып, Айрат Ринат улы Мәскәүдә "Россия транспорты" күргәзмәсе узганы турында хәбәр итте, анда безнең шәһәр мисалында велокиңлекне үстерү һәм веломәдәниятне формалаштыру программасы тәкъдим ителде. Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев әлеге программаны югары бәяләде һәм Әлмәтне билгеләп үтте. 

"Теләсә кайсы хәлсезлекне башлангыч стадиядә дәвалый башлау яхшырак, бу бронхиаль астмага да кагылая", - ди "3нче Әлмәт шәһәре поликлиникасы" ГАУЗ врачы аллергологы-иммунологы Әлфия Максеев. 

Астма - сулыш органнары авыруы. Беренче билгеләр - тын каплану, коры ютәл, буылу. Аңа сәбәп булып өйдәге тузан, чәчәк серкәсе, салкын тиюдән булган авырулар, тәмәке төтене, җәнлекләрнең туны, экологик хәл, нәселдәнлек һәм башкалар тора.

Декабрь аенда Әлмәттә "Гореф-гадәтләрнең тере җебе" - "Тирән тамырлар" ТР көньяк-көнчыгышының фольклор коллективлары бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабули итү старт ала. Бәйгене Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты, "Мәдәният идарәсе" ММУ, ТР Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятен үстерү республика үзәге, Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International