БМО Халыкара тау көнен билгеләп узу турында карар кабул итә.Хәзер ел саен 11 декабрь көнне Халыкара тау көне уза.
Әлмәт районы буенча Әлмәт районы буенча Россиянең ЭЭМ бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе 10 декабрьдә 6:00 дан 07:30 кадәр исерек хәлдә транспорт чараларын йөртүчеләр тарафыннан кагыйдәләрне бозуларны ачыклауга юнәлтелгән профилактика операциясен үткәрде.
Әлмәт муниципаль районы официаль сайты almetyevsk.tatar.ru «Иң яхшы муниципаль сайты» Бөтенрәсәй бәйгесендә катнаша.
Фестиваль 2018 елның Яңа ел һәм яз бәйрәмнәрендә бөтен ил буйлап уздырылачак. Кышкы фестиваль кысаларында шәһәрдә 20дән артык төрле чаралар оештырылачак, аларның арасында халык күңел ачу бәйрәмнәре, спорт ярышлары, күңел ачу-уен программалары һәм күп кенә башка күңел ачулар.
Иртәгә, 12 декабрь көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Күпчелек районнарда юеш кар һәм җәяүле буран күзәтелә.Минималь температура төнлә -2..-7º, аязганда -11º, максималь температура көндез 0..-5º. Юлларда бозлавык.
9 декабрь көнне Әлмәттә зур спорт бәйрәме: бокс буенча халыкара турнир ачылды, кунак булып танылган боксчы Николай Валуев килде.Әлмәт физкультура колледжы спорт залында турнирның тантаналы ачылу өлеше һәм ярышлар узды. Катнашырга килүчеләр төрле төбәкләрдән иде. Катнашучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Шифа” учредителе Сирин Бәдретдинов, боксчы, хәзер инде РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев сәламләде.Бу көнне колледжда зур кунак белән пресс-конференция дә оештырылды. Очрашу кызыклы узды, сораулар да күп булды. Николай Валуев алга таба “Кванториумда” һәм Шарлавыклы буаларда булды.
Ватан Геройлары көнендә Әлмәт юнармеецлары ант бирде. Чарада бөек боксчы, Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев та катнашты. Чара "Нефтьче" мәдәният сараенда тантаналы рәвештә узды. 200 ләп укучы ант бирде.
Татарстан Республикасында 2017 елның 8 декабренә 2 111,6 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу үткән елның шушы чорына карата 100% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
12нче декабрь көнне сәг.12 дән 20.00 гә кадәр халыкны кабул итү оештырыла.
Газета ничек итеп ясала? Кем текстларны яза, фотографияләр ясый? Кем һәм кайда газетаны бастыра? Ни өчен газета массакүләм мәгълүмат чарасы итеп санала? Ничек итеп журналист булырга мөмкин? Шул һәм башка сорауларны бүген экскурсиягә "Әлмәт хәбәрләре" газетасы редакциясенә килгән Риза Фәхретдин исемендәге гимназиясенең 3б сыйныф укучылары бирә алды.