Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин район активы киңәшмә уздырды. Чараны ачып, Айрат Ринат улы Мәскәүдә "Россия транспорты" күргәзмәсе узганы турында хәбәр итте, анда безнең шәһәр мисалында велокиңлекне үстерү һәм веломәдәниятне формалаштыру программасы тәкъдим ителде. Хөкүмәт рәисе Дмитрий Медведев әлеге программаны югары бәяләде һәм Әлмәтне билгеләп үтте.
Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина шәһәр активына Әлмәт районы халкын диспансерлаштыру барышы турында мәгълүмат җиткерде. Өч ел эчендә үлүчеләр саны 11,6%ка, эшкә яраклы кешеләр арасында бу күрсәткеч 26%ка кимегән.