ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2017 ел
чәршәмбе

16 декабрьдә 15.00 сәгатьтә шәһәр паркында шундый исем астында иҗади проектның яңа сезоны ачылачак. Җыелучыларны Әлмәт урам театры чыгышы, мавыктыргыч уеннар, анимацион программалар һәм татлы призлар көтә. 


12
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген республиканың тугыз муниципалитетына, шул испәптән Әлмәт районына, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа махсус техниканы бүлеп бирде. Әлмәт районына республика җитәкчелегеннән 4 катнаш юл машинасы, 2 себерү-җыештыру машинасы, 1 мини-төягеч һәм 1 автогрейдер эләкте. 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләтара һәм диннәрара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.

8-10 декабрьдә Пермьдә ир-егетләр арасында көрәш буенча Россия чемпионаты узды. Анда 28 төбәктән җыелган 140 көрәшче бил алышты. 

Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. 

Әлмәт драмтеатрында бүген янәдән премьера – Илгиз Зәйниев сәхнәләштергән “Хыял йорты” спектакле үзенчәлекле булырга охшаган. Тәүлегенә 24 сәгать видеокүзәтү астында яшәргә, беренче татар “Хыял йорты” реалити-тамашасында катнашырга ризалык биргән дүрт кызны ни көтә? Музыкаль комедия мавыктыргыч вакыйгаларга бай булачак. 

 

Иртәгә, 13 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы булачак. Күпчелек районнарда кар, юеш кар. Урыны белән буран, томан. Җил көньяк-көнчыгыштан 7-12 м/с. 

Дрезден шәһәрендә (Германия) ММА буенча Европа чемпионаты тәмамланды, ул Европаның 12 иленнән иң көчле көрәшчеләрне җыйды, анда ММА буенча ТР җыелма командасы әгъзасы, Әлмәт шәһәре һәм "Ирбис" баскетбол клубы вәкиле Шарапудин Магомедов катнашты.

Иҗтимагый туклану предприятиеларының эшчәнлеген ничек итеп оештырырга, эшмәкәрләргә гамәлдәге канунчылык таләпләре турында нәрсә белергә кирәк, ничек итеп туклану продуктларын җитештергәндә һәм сатканда санитар-эпидемиологик иминлеге белән тәэмин итәргә һәм башка күп сораулар турында Әлмәттә узган семинар-киңәшмәдә катнашучылар фикер алышты. Әлеге чараны Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Әлмәт муниципаль районның башкарма комитеты оештырдылар.

9 декабрьдә "Татнефть" ГАҖдә 2005-2006 елда туган егетләр арасында Камиль Вадигуллин хөрмәтенә багышланган грек-рим көрәше буенча 4нче ачык республика турниры узды. Бу ярышларда Татарстан, Марий-Эл, Башкортостан һәм башка республикалардан көрәшчеләр катнашты. Быел турнир 9 авырлык категориясендә төркемнәр беренчелеге рәвешендә уздырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International