ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

18 мартта Россия Президентын сайлаулар узачак. Үзәк сайлау комиссиясе киләсе сайлауларда тавыш бирү процедурасын гадиләштерә торган берничә яңалык кертте. Хәзер Россия гражданнары паспорттагы регистрациягә бәйле булмаган теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирүдә катнаша алалар.

Бүген, 5 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кар явачак, урыны белән көчле кар, көндез яңгырлы җепшек кар.Төнлә кайбер районнарда буран. Көндез урыны белән бозлавык.


4
март, 2018 ел
якшәмбе

Әлмәттә "Татэнергосбыт" АҖ филиалы - Әлмәт бүлегенең 2017 ел дәвамында эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2018 елга планнарга багышланган конференция үтте. Конференция эшендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, "Татэнергосбыт" АҖ филиалы - Әлмәт бүлеге начальнигы Игорь Бредников катнаштылар. 

Сессия эшендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, район советы, шәһәр советы депутатлары, шәһәр һәм районның мактаулы гражданнары, шәһәр прокуроры урынбасары, хокук саклау органнары, Совет һәм башкарма комитетының җитәкче хезмәткәрләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаштылар. 


3
март, 2018 ел
шимбә

Әлмәттә ел буена эшләүче иҗтимагый киңлекләр нинди булырга тиеш һәм ничек итеп аларны тәртипкә салырга? 2 март көнне Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында оештырылган проект семинарында шундый сорау яңгырады. Семинар эшендә ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов, Татарстан Республикасы шәһәрләре үсеше институты фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Айназ Ярмиев, Россия архитекторлары союзы әгъзасы Никита Коктыш, шулай ук шәһәрнең инициативалы гражданнары, активистлар, оешмаларның хезмәткәрләре, төрле эшчәнлек өлкәләре белгечләре катнаштылар.

Татарстан Республикасында төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2018 ел башыннан 188 тикшерү үткәргән. Әлеге күрсәткечләрне ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин докладында хәбәр итте. 

Яшьләр үзәгендә бүген район мәдәният идарәсенең отчет җыелышы үтте. 2017 ел дәвамында эшчәнлеккә йомгаклар ясалды һәм 2018 елга планнар билгеләнде. Шәһәр һәм район мәдәнияте учреждениелары хезмәткәрләре белән очрашуга район башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, предприятиелар һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре килде. 


2
март, 2018 ел
җомга

Иртәгә, 3 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Минималь температура төнлә һәм көндез  -21..-23º, аязганда   -31º; максималь температура көндез  -8..-12º. Юлларда бозлавык.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерә:

1. Өйгә чит кешеләрне кертмәскә.

2. Социаль яисә ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре булып сезгә мөрәҗәгать итүче затларның документларын тикшерергә, теләсә нинди мәгълүматка аныклык кертү өчен әлеге учреждениеларга шалтыратырга.

3. Акча ярдәмендә кайтарыла торган бозым булу турында хәбәр итүче затларга ышанмаска. 

4. Бернинди очракта да чит кешеләргә үзегезнең банк карталарын бирмәскә. 

Якшәмбе көнне, 4 мартта киез итекләрдә "өчкә өч" форматында мини-футбол турниры узачак. Турнир 11.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сарае мәйданында үтәчәк. Турнир башлануга 30 минут калганда регистрация уздырылачак һәм төркемнәрнең тәртибен билгеләүгә җирәбә салыначак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International