Әлмәттә Әлмәт муниципаль районы Советының чираттагы егерме җиденче сессиясе һәм шәһәр Советының чираттагы егерме тугызынчы утырышы узды

2018 елның 4 марты, якшәмбе

Сессия эшендә район башлыгы Айрат Хәйруллин, район советы, шәһәр советы депутатлары, шәһәр һәм районның мактаулы гражданнары, шәһәр прокуроры урынбасары, хокук саклау органнары, Совет һәм башкарма комитетының җитәкче хезмәткәрләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаштылар. 

Әлмәт муниципаль районы хокук саклау органнарының 2017 ел дәвамында коррупциягә каршы көрәшү буенча эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2018 елга максатлары турында доклад белән Әлмәт шәһәре прокуроры урынбасары Сергей Карамзин чыгыш ясады. Докладында ул коррупцион хокук бозуларга һәм җинаятьләргә каршы тору прокуратура һәм хокук саклау органнары эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып торуын билгеләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International