18 мартта Россия Президентын сайлаулар узачак. Үзәк сайлау комиссиясе киләсе сайлауларда тавыш бирү процедурасын гадиләштерә торган берничә яңалык кертте. Хәзер Россия гражданнары паспорттагы регистрациягә бәйле булмаган теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирүдә катнаша алалар.
Территориаль сайлау комиссияләрендә һәм күп функцияле үзәкләрдә гаризалар 12 мартка кадәр кабул ителә. Республикада яшәүчеләр федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша да гариза бирү хокукына ия. Республиканың территориаль комиссияләрендә гаризалар кабул итә торган 67 пункт ачылган. 25 февральдән 12 мартка кадәр участок сайлау комиссиясенә гариза бирергә мөмкин.