Татарстан Республикасында төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе 2018 ел башыннан 188 тикшерү үткәргән. Әлеге күрсәткечләрне ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин докладында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чара гадәттәгечә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелде.
Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2018 ел башыннан хезмәтне саклау өлкәсендә 5 бәхетсезлек очрагы булган, шуның өчесе Тукай районында. Биш бәхетсезлек очрагының өчесе - югарыдан егылу. Министр куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау буенча муниципаль айлыклар уздырырга йөкләде.
Ирек Фәйзуллин шулай ук хәбәр иткәнчә, 2018 елның 2 март көненә республикада 693,8 мең кв. метр торак сафка кертелгән (планнан 28,8 %). Шул күләмнән 459,63 мең кв. метр - 2017 елда башланган төзелеш, ягъни планнан - 19,1 %.
Социаль ипотека программасы буенча ТР Дәүләт төзелеш фонды статистика органнарына 90,2 мең кв. метрлык 1 мең 611 фатирлы 29 йорт буенча хисап тоткан. 2018 ел планындагы 251 төзелеп килүче объекттан 82 объект төзелеше тәмамланып килә, 126 объект әзерлеге уртача, 43 объект төзелеше башланган гына.
Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, республикада сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм капиталь ремонтлау эшләре дәвам ителә. Медицина станцияләрен һәм хастаханәләре капиталь ремонтлау эшләре пландагы 7 объекттан өчесендә алып барыла.
120 амбулатор-поликлиника учреждениеләрендә капиталь ремонтлау 3 млн. 195, 75 сумга планлаштырылган. 45 объектта әзерлек эшләре башланган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә белдергәнчә, бүген төзелеш чорына ныгытып әзерләнергә кирәк - төзелеш материаллары, кадрлар һәм башкалар. Аның сүзләренчә, төп проблема - тиешле документларны әзерләү. Әлеге мәсьәләләрне алдан ук карарга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, киләсе елда нишләячәгебезне алдан белергә кирәк.
Чәчү эшләрен финанс яктан тәэмин итү турында бүген ТР Хөкүмәте Йотындагы республика киңәшәмсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, чәчү эшләренә чыгымнар 20 млрд сумнан артык була дип исәпләнә. Бу, беренче чиратта, минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау чаралары, орлыклар һәм башкалар.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә бюджет ярдәме турында сөйләде. Аның сүзләренчә, 2018 елдагы уңышка авыл хуҗалыгы формалары гектарлар буенча 960 млн. сумлык ярдәм алган, күбесенчә катлаулы ашламалар алуга.
Алга таба актуаль мәсьәләләр урыннарда да каралды. ӘМР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Наил Усманов киңәшмәдә катнашучыларны агымдагы елның 2 ае дәвамында терлекчелек буенча эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
Гыйнвар-февраль айлары дәвамында идарә итүче компанияләр һәм ТМШе эше киңәшмәнең төп мәсьәләсе булды. Доклад белән Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев чыгыш ясады.