ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2018 ел
җомга

Бүген Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт территориаль бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде.

26-28 февральдә Азнакай шәһәренең мәдәният сараенда фестивальнең зональ этабы узды. Фестивальдә республиканың 6 районыннан 1000нән артык сәләтле бала катнашты.

"Яшел Фитнес" турнирында катнашучыларны 4 мартта 10.00 сәгатьтә берьюлы ике нормативны тапшыру көтә, әлеге чара "Алнас" стадионының залында узачак. Әлмәтлеләр идәннән өскә таба күтәрелү һәм "Көймә" күнегүләре буенча нормативларда ярышачак. 

24 февраль көнне,  «Кышкы мәдәни мохит» проекты кысаларында,  нефть башкаласы мәйданчыкларында күңел ачу-уен программалары оештырылачак. Чаралар  «Татнефть» компаниясе каршындагы, Нефтьчеләр мәйданнарында, Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге паркта, Хак хөкем йорты кырындагы һәм  «Мегаполис» клубы мәйданнарында узачак.


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген районның террорга каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышында Россия Федерациясе Президентын сайлауларда иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырышта район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында үтте. Аның эшендә комиссия әгъзалары, хокук саклау органнары, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениелары, шәһәр һәм район предприятиелары һәм оешмалары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, участоклардагы сайлау комиссияләре рәисләре катнаштылар. 

3 мартта 11.00 сәгатьтә «Иске Әлмәт» Мәдәният сараенда көньяк-көнчыгыш төбәк фольклор коллективларының «Живая нить традиций - Тирән тамырлар» фестиваленең гала-концерты узачак.

Иртәгә, 2 мартта, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Минималь температура төнлә һәм көндез  -18..-23º, аязганда   -31º; максималь температура көндез  -8..-13º. Юлларда бозлавык.

Әлмәт Сәламәтлек саклау идарәсе 17 март көнне 9.00 сәгатьтә 3нче номерлы поликлиникада Ирләрнең сәламәтлеге елы кысаларында "Ирләрнең сәламәтлеге көне" акциясен оештыра. Чараның төп максаты: ирләрдә урология патологияләрен кисәтү һәм аларны иртәрәк ачыклау. Бу көнне махсус анализларны бирергә һәм врач уролог Андрей Анатольевич Кормилинның консультацияләсен алырга була.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Иң җылы туган көн белән котлауларны кабул итегез! Зирәк сәясәтче, уңышлы җитәкче, профессионал, гаҗәеп эшкә сәләте булган кеше - сезне шундый кеше буларак беләләр Татарстан Республикасы халкы, хезмәттәшләрегез, партнерларыгыз.

Медицина өлкәсе ветераны, ТРның атказанган врачы, сәламәтлек саклау өлкәсе отличнигы, Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданины Лилия Ивановна Чувашевага 85 яшь тулды. "Бу кэңелле бәйрәм - Сезгә ныклы сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс көч теләр өчен бик яхшы сәбәп", - дип билгеләде үзенең котлавында район башлыгы Айрат Хәйруллин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International