Әлмәттә мәдәният идарәсенең эшчәнлегенә йомгаклар ясалды

2018 елның 3 марты, шимбә

Яшьләр үзәгендә бүген район мәдәният идарәсенең отчет җыелышы үтте. 2017 ел дәвамында эшчәнлеккә йомгаклар ясалды һәм 2018 елга планнар билгеләнде. Шәһәр һәм район мәдәнияте учреждениелары хезмәткәрләре белән очрашуга район башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, предприятиелар һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре килде. 

Узган ел дәвамында башкарылган эш турында доклад белән мәдәният идарәсе начальнигы Гүзәл Пайдуллина чыгыш ясады. Район башлыгы тарафыннан расланган төп чаралар планын уңышлы тормышка ашыруга юнәлтелгән мәдәният учреждениелары, барлык башкарма комитетының структур бүлекчәләре һәм муниципаль районныэ предприятиеларының куелган уртак көчен, Татарстан Республикасы, Мәдәният министрлыгы җитәкчелегенең ярдәмен, район җитәкчелеге һәм "Татнефть" ГАҖе, депутатлар корпусының җайга салынган эшен билгеләп үтте һәм аларга ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләрен белдерде.

Җыелыш иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International