Хезмәт коллективы җыелышында «Елховнефть» НГДУның җитештерү эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Җыелышта «Елховнефть» НГДУ начальнигы Азат Хабибрахманов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков катнаштылар.
Җыелышта район башлыгы Айрат Хәйруллин, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Халиков, «Альметьевнефть» НГДУ начальнигы Ренат Нөгәйбәков, идарәнең хезмәткәрләре катнаштылар. Җыелышны ачып, Ренат Нөгәйбәков 2017 елдагы җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды, 2018 елга билгеләнгән перспектив юнәлешләр турында хәбәр итте. Ул НГДУның төп характерлы үзенчәлеге, эшләү стиле итеп көчле инженерлык мәктәбе, эшләү осталыгы һәм корпоратив традицияләренең көче булып калуын билгеләде.
2-4 мартта Өстәл теннисы спорт мәктәбендә 2005 елда һәм аннан соң туган егетләр һәм кызлар, шулай ук 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән олырак ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында мәктәпнең директоры Бабаев Виктор Николаевичның 70-еллыгына багышланган өстәл теннисы буенча Бөтенроссия турниры узды.
Юлда машина йөртүчеләр генә түгел, җәяү йөрүчеләр дә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Җәяү йөрүчеләр катнашуы белән юл-транспорт һәлакәтләре тәүлекнең караңгы вакытында була. Нәкъ шуңа күрә 2015 елның 1 июленнән яктылык кайтару элементларын киеп йөрү турында нормалар формалаштырылды.
Бүген Яшьләр үзәгендә район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашуы белән үткән Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты хезмәт коллективы җыелышында 2017 ел дәвамында башкарылган эшкә нәтиҗәләр ясалды һәм 2018 елга максатлар билгеләнде. Доклад белән Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев чыгыш ясады.
Бүген, эшлекле дүшәмбедә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында Мәшьгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Насертдиновның доклады тыңланды. Ул яшьләрнең профессиональ юнәлешләре һәм һөнәри белем бирү турында мәгълүматны тәкъдим итте.
Киңәшмә яңа кадр билгеләнеше турында белдерүдән башланды. 2018 елның 1 мартыннан Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Территориаль бүлеге начальнигы итеп Ирина Хәйруллина билгеләнде. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин яңа җитәкченең профессиональ сыйфатларын билгеләде һәм Ирина Владимировнага уңышлы эш теләде.
8 мартка багышланган бәйрәм чарасы кысаларында "Нефтьче" мәдәният сараенда 16.00 сәгатьтә Севара Назарханның концерты узачак.
6 мартта Әлмәттә вакансияләр ярминкәсе узачак. Ул хатын-кызлар, барлык эш эзләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен уздырыла. Мәшгульлек үзәгенә килүчеләр предприятие-оешмаларга кирәкле һөнәрләр белән таныша ала. Шулай ук эш бирүчеләр белән аралашу мөмкинлеге дә тудырыла. Чара иртәнге 9да башлана.
Нюша РФ президентын сайлауларда Әлмәттә катнашачак, шулай җырчы Instagram социаль челтәрендәге үзенең битендә хәбәр итә. Гастрольләр аның тавыш бирү теләгенә комачауламаячак, дип билгеләп үтте Нюша. "Без барыбыз да сылтауларны эзләмичә үзебезнең гражданлык бурычын үтәргә һәм сайлауларга барырга тиешбез", - дип ассызыклады һәм сайлау участогын ДәүләтХезмәтләре сайтында яисә күпфункцияле үзәкләрдә табу мөмкинлеге турында искә төшерде ул.