ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2018 ел
җомга

16 апрель көнне Әлмәт үзәк район хастаханәсендә шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәтләре катнашуы белән Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы көрәшү хезмәтенең 11нче отряды тарафыннан янгын-тактик өйрәнүе уздырылды.

Бүген, 20 апрель көнне, Әлмәттә болытлы һава торышы көтелә, көндез аязучан. Вакыты белән яңгыр. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Минималь температура төнлә +2..+5º, максималь температура көндез +6..+10º. 

2017 елның февраль аенда Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты республикада кооперацияне үстерү планын бастырып чыгарды. План буенча 2017 елдан алып 2020 елга кадәр Татарстанда ел саен продукция әзерләү әйләнеше, сәүдә һәм җитештерү эшчәнлеге, җәмәгать туклануы предприятиелары эшчәнлеге күләмнәренең ким дигәндә 10%ка артуын тәэмин итәргә кирәк.

Балалар поликлиникасында Әлмәттә яшәүче яшь кешеләрне сәламәтләндереп кенә калмыйлар, ә һәр көнне ата-аналар һәм балалар белән санитар-аң-белем тарату һәм кисәтү эше буенча чаралар уздырыла. Уеннар, конкурслар, балалар тарафыннан яратылган мультфильм геройлары катнашуы белән кызык уен-көлкеләр шул чараларның аерылгысыз өлеше булып тора. Бүген дә Европа иммунизация атнасы кысаларында алар үзләренең яшь дусларына шатлык бүләк итәр һәм күңелле хисләр өләшер өчен балалар медицина учреждениесына ашыктылар. 

2017/2018 елларның Югары хоккей лигасы чемпионаты нәтиҗәләре буенча "Нефтяник" командасы бакыр медальләрне яулады. Хоккей сезоны тәмамланганнан соң шоу-матчларны үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. 

2018 елда Әлмәттә хоккей мәктәбе барлыкка килүенең 40 еллыгы бәйрәм ителә. Шуңа күрә быел бозда төрле яшьтәге Әлмәт спорт мәктәбен тәмамлаучылар җыелма командасы "Нефтяникның" ярышташы булды.

Хөрмәтле әлмәтлеләр, 21 апрель көнне гомумшәһәр өмәсе узачак, анда белем алу учреждениелары, идарә итүче компанияләр, шәһәрнең предприятиелары, шәһәр хезмәтләре катнашачак. Сезне дә Әлмәт муниципаль районының экологик хәлен яхшыртуга ярдәм итәргә чакырабыз. 


19
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Хосусый милек ияләренә коммуналь хезмәтләрне күрсәтү турында" карар нигезендә кулланучы, индивидуаль исәпкә алу приборларын урнаштырудан тыш, авария хезмәтләре, дәүләт контроле һәм күзәтчелеге вәкилләрен квартира эчендә булган җиһазларны техник яраксызлыклыкка һәм гомумән аның хәлен тикшерү, шулай ук индивидуаль исәпкә алу приборлары булуын һәм аларның хәлен һәм кулланучы тарафыннан идарә итүче компаниягә тапшырылган мәгълүматларның дөреслеген тикшерү өчен кертергә тиеш.

22 апрель көнне 10.00 сәгатьтә Әлмәт туган якны өйрәнү музее әлмәтлеләрне "Хәтер вахтасы - 2018" ачылуына чакыра. 

Конкурста катнашу өчен Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районында яшәүче 15 яшькә кадәрге балалар чакырыла. Әлмәт мөхтәсибәте Г.Тукай шигырьләрен уку бәйгесе оештыра.

«Татар кызы» бәйгесе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Бөтендөнья татарлар конгрессы» Халыкара иҗтимагый оешмалары берләшмәсе тарафыннан оештырылган. Бу социаль-мәдәни проект милләтара элемтәләрне һәм төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән. Аның уникальлеге - тирән философиядә, төп идеяләрдә, миссияләре: халыкның бай мәдәни мирасын саклап калу һәм киләсе буыннарга рухи тәҗрибәне тапшыру максаты белән татарларның традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм телен яңадан торгызу һәм үстерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International