Агымдагы елның 17 апрелендә “Турникетларсыз атна” дип аталучы Ботенроссия атналыгы кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Татарстанның киләчәге Көллияте”нә экскурсия оештырдылар. Чарага мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче 19нчы номерлы мәктәп һәм интернат-мәктәп укучылары килде.
Мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик яктан тәрбияләүгә юнәлтелгән экологик дәресләрне, флешмобларны һәм башка чараларны үткәрү буенча актив эш дәвам итә. 1000 кв.м. мәйданда хокуксыз рәвештә калдыклар урнашкан урыннарны юк ителә.
17 апрель көнне истәлекле дата - Совет Янгын сүндерү сагының 100 еллыгы билгеләп үтелде. Фидакарь хезмәтләре белән янгын часте тарихы язылган кешеләр, гомерләрен гаҗәеп шәхси батырлыкны һәм кыюлыкны таләп иткән дөньядагы күркәм, шул ук вакытта иң куркыныч профессияләренең берсенә багышлаган кешеләр турында сөйлисе килә.
"Кванториум" балалар технопаркында 3D-модельләштерү буенча Geniuses of 3D modeling бәйгесенең региональ этабы узды. Татарстан Республикасының 90га якын мәктәпләре, урта һәм югары белем алу йортларында укучылар бәйгедә катнаштылар. Әлмәт шәһәре "Кванториум" балалар технопаркы бәйгене оештырды, ярышларны уздыру өчен мәйданны тәкъдим иттеләр. Спонсорлыкны үз өстенә балалар технопаркы партнеры - OPPEN TECH компаниясе алды.
20, 27 һәм 28 апрель көнне план буенча светофорларны сүндереп торачаклар. 20 апрель көнне сәг. 09.00 алып 17.00 сәг кадәр "Д" зонасында Шевченко урамы һәм 25нче мәктәп киселешендәге, шулай ук Фәхретдин һәм Тельмана урамнары киселешендәге светофорлар сүндерелеп торачак. 27 һәм 28 апрель көннәрендә сәг. 09.00 алып 17.00 сәг кадәр Урсала микрорайонында светофорны сүндереп торачаклар.
Бүген, 19 апрель көнне, Әлмәттә болытлы һава торышы көтелә. Көндез яңгыр явачак, төнлә урыны белән. Минималь температура төнлә +1..+3º, максималь температура көндез +7..+14º.
«Татармультфильм» берләшмәсе ТАССР барлыкка килүнең 100 еллыгы кысаларында Татарстанның шәһәрләре һәм районнарының тарихына, мәдәниятенә, архитектура объектларына һәм истәлекле табигать почмакларына багышланган «Татарстана гасыры–2» проектын тормышка ашыра.
2018 елда унбишенче «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесе үткәрелә.
14 апрельдән алып 15 апрельгә кадәр Бөгелмә шәһәрендә яшьләр (2000-2001 елларда туган егетләр һәм кызлар) арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге уеннары узды. Егетләр арасында Әлмәт, Яр Чаллыдан һәм Бөгелмәдән 2 төркем спортчылар катнаштылар. Әлмәт спортчылары каты көрәш нәтиҗәсендә барлык төркемнәрне җиңделәр һәм Татарстан Республикасы беренчелегенең алтын медальләрен яуладылар.
Бүген, 18 апрель көнне, Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез. Минималь температура төнлә -2..+1º, максималь температура көндез +9..+14º.