Әлмәт чибәрләренә «Татар кызы-2018» Халыкара бәйгесендә катнашу өчен заявкаларны җыю башлану турында хәбәр итәләр

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

«Татар кызы» бәйгесе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Бөтендөнья татарлар конгрессы» Халыкара иҗтимагый оешмалары берләшмәсе тарафыннан оештырылган. Бу социаль-мәдәни проект милләтара элемтәләрне һәм төбәкара хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән. Аның уникальлеге - тирән философиядә, төп идеяләрдә, миссияләре: халыкның бай мәдәни мирасын саклап калу һәм киләсе буыннарга рухи тәҗрибәне тапшыру максаты белән татарларның традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм телен яңадан торгызу һәм үстерү.

Татарстан Республикасы буенча бәйгенең беренче этабы муниципаль районнарда кастинг рәвешендә узачак. Кастингны узган муниципаль районның бер вәкиленә 31 майга кадәр, https://goo.gl/forms/QMiH6QcN7Fhj9VIL2 сылтамасы буенча үтеп, бәйгенең онлайн-анкетасын тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International