Әлмәттә ел саен уза торган «Без Тукай оныклары» шигырьләр бәйгесе оештырылачак

2018 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

Конкурста катнашу өчен Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районында яшәүче 15 яшькә кадәрге балалар чакырыла. 

Әлмәт мөхтәсибәте Г.Тукай шигырьләрен уку бәйгесе оештыра.

29 апрельдә Әлмәт Үзәк мәчетендә “Без – Тукай оныклары” дип исемләнгән өченче шигырь укучылар бәйгесе була. Ел саен уза торган әлеге чараны Әлмәт мөхтәсибәте татар халкының атаклы шагыйре Габдулла Тукайны искә алу уңаеннан үткәрә.

Конкурста катнашу өчен Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районында яшәүче 15 яшькә кадәрге балалар чакырыла.

Бәйге ике номинациядә була. “Тукай шигъриятен яхшы белүчеләр” номинациясендә катнашучылар комиссия тарафыннан укылган шигъри өзекләр буенча шагыйрьнең иҗатына караган шигырьнең исемен дөрес итеп әйтеп бирә белергә тиеш. “Шигъриятне яратучылар” номинациясендә шагыйрьнең бер шигырен татар, рус яки инглиз телләрендә яттан сөйли белү кирәк.

Призлы урыннарны яулаучылар кыйммәтле бүләкләр һәм катнашучы дипломнар тапшырылачак.

Башлана 13.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International