Әлмәт "Нефтянигы" сезонны шоу-матч белән тәмамлады

2018 елның 20 апреле, җомга

2017/2018 елларның Югары хоккей лигасы чемпионаты нәтиҗәләре буенча "Нефтяник" командасы бакыр медальләрне яулады. Хоккей сезоны тәмамланганнан соң шоу-матчларны үткәрү матур традициягә әйләнеп бара. 

2018 елда Әлмәттә хоккей мәктәбе барлыкка килүенең 40 еллыгы бәйрәм ителә. Шуңа күрә быел бозда төрле яшьтәге Әлмәт спорт мәктәбен тәмамлаучылар җыелма командасы "Нефтяникның" ярышташы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International