Роспотребнадзор составында спирт булган азык-төлеккә кермәгән продукцияне, составында спирт булган азык кушылмаларын һәм хушисләндергечләрне ваклап сатуны туктатып тора, дип хәбәр ителә ведомствоның рәсми сайтында. Әлеге продукцияләрне сатуны чикләү срогы 180 көнгә кадәр озайтылган. Роспотребнадзор Идарәсе составында спирт булган азык-төлеккә кермәгән продукциянең, составында спирт булган азык кушылмаларының, хушисләндергечләрнең әйләнештә табылу фактлары турында (8553) 22-65-70,22-65-52 с 08.00 до 17.00 (обед 12.00-12.45, җомга 15.45 кадәр) “кайнар линия“ телефоннары буенча хәбәр итүне үтенә.
22 апрель көнне Әлмәттә бадминтон буенча Әлмәт шәхси кубогына 2006 елгы яшүсмерләр арасында ярышлар узды. Чарада район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм башка күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты. Район башлыгы Әлмәттә бадминтон үсешенә аеруча зур игътибар бирелүен билгеләп узды.
22 апрель көнне 15.00 сәгатьтә "Нефтьче" мәдәният сараенда "Огоньки" программасы белән Казан шәһәрендәге Бик күп җәфа чигүче изге хатын Варвараның гыйбадәтханәсенең "Варвара" вокал ансамбленең Изге мироносица хатыннары көненә багышланган бәйрәм концерты узачак.
Бүген Әлмәттә беренче шимбә өмәсе узды.Аның барышында чүпне төренә карап аерым капчыкларга җыйдылар. Өмәләр 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Башкарма комитет хезмәткәрләре иртән иртүк "Көнбатыш капка" микрорайонындагы 2019 елда салыначак мәктәп территориясен җыештырдылар. Район башлыгы Айрат Хәйруллин шулай ук өмәдә катнашты.
Татарстан Республикасында санитар-экология ике айлыгы барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Әлмәттә ветераннарның V юбилей «Балкыш» республика фестиваленең зона туры узды. «Нефтьче» Мәдәният сараена республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгенең 9 районыннан 600 гә якын кеше җыелды. Аларның һәрберсе үз төбәкләрендә иң матур җырлаучылар, биючеләр, нәфис сүз осталары. Өлкәннәр билгеләп үткәнчә, алар «Балкыш» фестивален көтеп алалар.
Иртәгә, 21 апрель көнне, Әлмәттә болытлы аязучан һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр, көндез явым-төшемсез. Минималь температура төнлә -2..-5º, максималь температура көндез +4..+7º.
14 яшьтән олырак велосипедчылар велосипед, велоҗәяүле юллар буйлап хәрәкәтләнергә тиеш. Бер рәт буйлап юлның уң ягы, юл кырые, тротуар яисә җәяүле юл буйлап хәрәкәт итү рөхсәт ителә. 14 яшьтән кечкенәрәк велосипедчылар тротуарлар, дворлар эчендәге җәяүле, велосипед, велоҗәяүле юллар буйлап, шулай ук җәяүле зоналар чикләрендә генә хәрәкәт итәргә тиеш.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында 18 апрель көнне шәһәрнең барлык белем алу учреждениеларында чүп җыештыру өмәләре узды. Укытучылар составы һәм укучылар, кирәкле җиһазлар белән коралланып, якындагы территорияләрдәгы кыш вакыты эчендә җыелган чүпне җыештырдылар.
Әлмәтнең Мәшгульлек үзәге эш бирүчеләрне вакантлы хезмәт урыннарына (вакантлы һөнәрләргә) ихтияҗ турындагы мәгълүматны һәр айның 25сенә кадәр бирергә тиешлекләре турында искәртә.