Балалар поликлиникасында Әлмәттә яшәүче яшь кешеләрне сәламәтләндереп кенә калмыйлар, ә һәр көнне ата-аналар һәм балалар белән санитар-аң-белем тарату һәм кисәтү эше буенча чаралар уздырыла. Уеннар, конкурслар, балалар тарафыннан яратылган мультфильм геройлары катнашуы белән кызык уен-көлкеләр шул чараларның аерылгысыз өлеше булып тора. Бүген дә Европа иммунизация атнасы кысаларында алар үзләренең яшь дусларына шатлык бүләк итәр һәм күңелле хисләр өләшер өчен балалар медицина учреждениесына ашыктылар.