Әлмәт районына эшлеклекле визит белән муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Әкзам Гобәйдуллин килде. Төзелгән һәм реконструкцияләнгән күперләр һәм юллар , универсаль спорт мәйданчыклары, балалар бакчалары, төзекләндерелгән мәктәпләр, ФАПлар, авыл мәдәният йортлары һәм күп кенә башкалар - барысы да масштаблы эшчәнлек нәтиҗәсе. Әкзам Гобәйдуллин район башлыгы Айрат Хәйруллин белән берлектә Кәләй авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачуда катнаштылар.
Хоккей сезоны алдыннан "Юбилейный" спорт сараенда физик мөмкинлекләре чикләнгән җанатарлар арасында бочче буенча турнир оештыру матур гадәткә әверелде. Һәрвакыттагыча, призлар фондын һәм ярыш урынын хоккей клубы билгеләде.
2018 елның 15 сентябрендә “Казан” агросәнәгать паркы территориясеендә Татарстан Республикасы бакчачыларының «Бакча» бәйрәме узачак. Чара Татарстан Республикасында бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне популярлаштыру, бакчачының актив, хезмәт сөючән, сәламәт тормыш рәвешен алып бара торган күркәм кеше итеп күрсәтү өчен уздырыла.
Зарядка шәһәр паркында 16 сы көнне 12.00 сәг. узачак. Беренче 100 кеше "Яшел Фитнес" атрибутикасына ия булачак.
Әлмәт районының ЮХИДИ бүлеге һәм “ЮХК” территориаль идарәсенең профилактика идарәсе машина йөртү осталыгын тикшерү буенча “Автобабай-2018” бәйгесен игълан итә. Әлеге бәйге өлкәнәр көне уңаеннан оештырыла. Уздырылу вакыты – 24 сентябрь.Бәйгедә катнашырга 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар чакырыла.
«Нефтяник» Пекинның «КРС-ОЭРДЖИ» командасын җиңде. Очрашу ышанычлы булды, уен кызыклы узды.
Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Тарихны кешеләр ясый" бәйгесе нефть чыганагын эшкәртә башлауның 75-еллыгына багышланган. Бәйгедә "Татнефть" компаниясе эшчәнлеген эчтәлекле һәм тирәнтен яктыртучы журналистлар коллективы һәм журналистлар катнаша ала.
11 сентябрьдән Әлмәттә Россия Эчке эшләр министрлыгы уздырган "Халык участковые" Бөтенроссия бәйгесе башлана. "Халык участковые" проекты эчке эшләр органнары белән җәмәгатьчелек арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруның ачык мисалы булырга тиеш. Болардан тыш, бәйге халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыруга да юнәлтелгән. Бәйгенең һәр этабында җиңүчеләр онлайн юл белән тавыш бирү нәтиҗәләренә карап билгеләнәчәк. Ул өч этапта бара. Йомгаклау этабы 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтында узып, җиңүчеләр билгеләнә. Бәйгенең беренче этабы район дәрәҗәсендә 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр үткәрелә. Тавыш бирү өчен 16.мвд.рф сайтының интернет кабул итүендә исем-фамилияне, участковый хезмәт иткән бүлекчәне күрсәтеп, бланк тутырырга кирәк булачак.
Уикендлар сериясе шушы ялларда тәмамланачак.15ендә сәг. 15:00 "Кванториум"да Айрат Хисматуллин мастер-класс уздырачак.16 сы көнне исә биредә "алтын алмалар турында әкият" паблик-арт программасы кураторы Анна Нистратова белән очрашу узачак. Чараларга керү түләүсез.
Фикер алышуларда яраткан шәһәребезнең киләчәгенә битараф булмаган һәрбер кеше катнаша ала. Чара 13 сентябрь көнне сәгать18.00 дән 20.30 кадәр Нефтьчеләр урамы, 14 нче йорт адресы буенча урнашкан "Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге” бинасында үтәчәк.