11 сентябрьдән Әлмәттә Россия Эчке эшләр министрлыгы уздырган "Халык участковые" Бөтенроссия бәйгесе башлана. "Халык участковые" проекты эчке эшләр органнары белән җәмәгатьчелек арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруның ачык мисалы булырга тиеш. Болардан тыш, бәйге халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыруга да юнәлтелгән. Бәйгенең һәр этабында җиңүчеләр онлайн юл белән тавыш бирү нәтиҗәләренә карап билгеләнәчәк. Ул өч этапта бара. Йомгаклау этабы 1 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми интернет-сайтында узып, җиңүчеләр билгеләнә. Бәйгенең беренче этабы район дәрәҗәсендә 11 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр үткәрелә. Тавыш бирү өчен 16.мвд.рф сайтының интернет кабул итүендә исем-фамилияне, участковый хезмәт иткән бүлекчәне күрсәтеп, бланк тутырырга кирәк булачак.