Хөрмәтле әлмәтлеләр, ЮХИДИ идарәсе юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда «Ышаныч телефоны" 8 (843) 227-46-96 буенча шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.
Шимбә көнне калабызда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явымсыз. Төнлә һәм көндез аерым районнарда томан. Минималь температура төнлә +5..+8º, максималь температура +18..+21º.
25 сентябрь көнне Әлмәттә бөтенроссия олимпиадасының чираттагы этабы узды. Ул мәгариф учреждениеләре тарафыннан махсус фән-методик комиссияләре биремнщре буенча үткәрелә һәм 20 предметтан уздырыла.
15 сентябрь көнне Әлмәттә Россиякүләм йөгерү көне “Кросс Татарстана – 2018” үткәрү планлаштырылган. Шул сәбәпле кайбер урамнарда автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Спорт сөючеләр белән бер рәткә профессиональ спортчылар һәм спорт ветераннары да басачак. Шуның белән бәйле рәвештә ярыш маршрутына кергән кайбер урамнарда сәгать 8.00 дән 12.00 гә кадәр автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк:
Бүген, 14 сентябрь көнне,аяз көн. Төнлә яңгыр, урыны белән яшен, Җил 7-12 м/с,минималь температура төнлә +10..+13º, максималь көндез +18..+22º.
Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Татарастан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея 2018” бәйгесенә гаризалар кабул итүнең башлануын хәбәр итә.
"Таттелеком" операторы ("Летай-ТВ"сәүдә маркасы) "Луч-Әлмәт"телеканалының эфирга чыгу ешлыгын үзгәртте. Хәзер ул 37 нче кнопкада күрсәтә.
Ленин урамындагы җылыту челтәрләренә ремонт ясау сәбәпле 14 сентябрьдән алып 30 сентябрьгә кадәр сәг 7.00 алып 20.00 сәг. кадәр Ленин урамында Гагариннан алып Мәрҗани урамына кадәр юл участогында транспорт чаралары хәрәкәте туктатылып торачак.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 1 октябрьдән җәмәгать транспортында тарифларга үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итә.
2018 елның 21 сентябрендә иртәнге сәгать 9 да Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Пенсиядәге һәм пенсия яшенә җитеп килүче гражданнар, шулай ук барлык теләүчеләр өчен вакансияләр ярминкәсе» узачак.