ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

6 – 9 сентябрь көннәрендә Краснодар өлкәсенең Геленджик шәһәрендә аквадайвинг буенча Россия чемпионаты уза. Татарстанны “Динамо-Татарстан” командасы составында өч спортчы тәкъдим итте. Шуларның икесе, Павел Колотовкин һәм Руслан Әгъләмов Әлмәт шәһәреннән. Көчле көрәш нәтиҗәсендә безнең спортчылар боҗралы узыш, сноуборд һәм фристайл дисциплиналары буенча 5 көмеш, 2 бронза медальгә ия булдылар.

13  сентябрь көнне 14.30 сәг. "Чиста яр буе" чарасы узачак. Экологик йөзеп чыгу Зәй елгасында үтәчәк. 

11 август көнне 18нче һәм 21 нче  мәктәпләрдә  Әлмәт районының  гомуми бүлеге баш белгече Ләйсән  Демьянова "Юлларда куркынычсызлык" темасы буенча әңгәмә уздырды. 


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

7 сентябрьдән 9 ына чаклы Казанда беренче тапкыр йөзү буенча дөнья кубогы этабы ярышлары узды. Анда Әлмәт спортчылары да катнашты. Егетләрнең икесе дә сынатмады. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган татарстанлылар исәбендә 6 медаль – 4 көмеш һәм ике бронза. Бер көмеш медальне шәһәребезнең олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Эдуард Вәлиәхмәтов яулады. Ул 400 метрга комплекслы йөзүдә финишка беренче килүчедән нибары 4 секундка гына калыша. Әлеге уңайдан район башлыгы Айрат Хәйруллин спортчыны кайнар котлады.

 

10 сентябрь көнне «Автосессия – 2018» бәйгесе узды. Җиңүче дип Әлмәт политехника техникумы табылды. Икенче урында - Әлмәт һөнәри колледжы, өченче урында  - Әлмәт дәүләт нефть институты. 20 сентябрь көнне ярышлар Казанда узачак. 

 

12 сентябрь көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә, явымсыз. Төнлә һәм көндез урыны белән томан. Минимальтемпература төнлә +2..+5º, кырау -1º; максималь температура көндез +17..+20º.

Әлмәт районында 11 сентябрь көнне 41 мең  338 га мәйданда бөртеклеләр урылган, бу  93,3% тәшкил итә. 89 мең 320 тонна бөртекле суктырылган.

СДЮСШОР укучысы - грек-рим көрәше бүлегенә йөрүче Хакимджон Давронов Россия Кубогында бронза яулады. Ярышлар Түбән Новгород өлкәсе Бор каласында үтте. Спортчыны тренерлар  Гаджиев Эдуарда Замирович, Корнилов Данила Степанович, Джанвелян Эдуард Альбертович әзерли. 

 

10 сентябрь көнне Әлмәттә  «ВХЛ – Ефәк юл Кубогы» хоккей сезоны ачылды. «Юбилейный» спорт сарае каршында төрле бәйрәм чаралары оештырылган иде, ретротехника күргәзмәсе дә эшләде.

7 сентябрьдән 9 ына чаклы Казанда беренче тапкыр йөзү буенча дөнья кубогы этабы ярышлары узды. Анда Әлмәт спортчылары да катнашты. Егетләрнең икесе дә сынатмады. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясаган татарстанлылар исәбендә 6 медаль – 4 көмеш һәм ике бронза. Бер көмеш медальне шәһәребезнең олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Эдуард Вәлиәхмәтов яулады. Ул 400 метрга комплекслы йөзүдә финишка беренче килүчедән нибары 4 секундка гына калыша. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International