Хоккей сезоны алдыннан "Юбилейный" спорт сараенда физик мөмкинлекләре чикләнгән җанатарлар арасында бочче буенча турнир оештыру матур гадәткә әверелде. Һәрвакыттагыча, призлар фондын һәм ярыш урынын хоккей клубы билгеләде.