Әлмәт районына эшлеклекле визит белән муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциациясе рәисе Әкзам Гобәйдуллин килде. Төзелгән һәм реконструкцияләнгән күперләр һәм юллар , универсаль спорт мәйданчыклары, балалар бакчалары, төзекләндерелгән мәктәпләр, ФАПлар, авыл мәдәният йортлары һәм күп кенә башкалар - барысы да масштаблы эшчәнлек нәтиҗәсе. Әкзам Гобәйдуллин район башлыгы Айрат Хәйруллин белән берлектә Кәләй авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачуда катнаштылар.