Әлмәт районының ЮХИДИ бүлеге һәм “ЮХК” территориаль идарәсенең профилактика идарәсе машина йөртү осталыгын тикшерү буенча “Автобабай-2018” бәйгесен игълан итә. Әлеге бәйге өлкәнәр көне уңаеннан оештырыла. Уздырылу вакыты – 24 сентябрь.Бәйгедә катнашырга 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар чакырыла.