ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Чара Кичүнең "Әкият" балалар бакчасында Экология департаменты белән берлектә уздырылды.  Анда әйләнә-тирә мохитны саклау турында сүз барды. чара бик кызыклы узды.

 «Нефтяник» бүген  Воронеждан зур җиңүләр белән кайта. Әлмәтлеләр "Буран" командасы белән үзара ярышып, уңай җиңү яулый алдылар.

Эшмәкәрләргә халыкка зыян салуны кисәтүне күздә тотып эшчәнлекләрен даими контрольдә тотарга кирәклеге турында искәртәләр. Тулырак белешмәне Дәүләт кулланучылар күзәтчелеге сайтында  (http://risk.rospotrebnadzor.ru/search/) алырга була. 


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүгенге көндә “Алнас” Россиядә нефть чыгару өчен насос җайланмаларын тулы комплектта җитештерүче эре предприятеләрнең берсе булып тора.Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  район башлыгы Айрат Хәйруллин, ЧТПЗ төркеме акционеры Андрей Комаров,  “Татнефть” компаниясенең генераль директоры Наил Маганов һәм заводның лаеклы ялда булган хезмәткәрләре дә катнашты.

 

Тантаналы ачылышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров һәм башкалар катнашты.

 

19 ноябрь көнне “Нефтьче” Мәдәният сараенда район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә конструктив һәм үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл оештырылды.

 

Әлмәтлеләр үзләренең фикерләрен http://almetyevsk.tatar.ru/rus/opros-po-poseshcheniyu-tsirka.htm. ссылкасы буенча җибәрә алалар.

15-17 ноябрь көннәрендә Казанда VI Бөтенроссия "Россиянең репродуктив потенциалы: Казан укулары" семинары узды. Семинарда Россиянең алдынгы акушер-гинекологлары катнашты.

 

Иртәгә калада болытлы булачак. Кар явуы көтелә. Җил  4-9 м/с. Минималь температура -3..-6º, максималь температура  0..-3º. Юлларда бозлавык.

Эшлекле дүшәмбедә санитар-эпидемиологик хәл турында сөйләштеләр. ТР буенча Роспотребнадзор Әлмәт идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Ирина Хәйруллина үзенең чыгышында ел башыннан алып башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Йогышлы авыруларны профилактикалау, прививкаларны вакытында ясау турында да сүз барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International