19 ноябрь көнне “Нефтьче” Мәдәният сараенда район башлыгы Айрат Хәйруллин җитәкчелегендә конструктив һәм үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл оештырылды.
Анда Әлмәт икътисад зонасына кергән Азнакай, Аксубай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы муниципаль районнары башлыклары катнашты.
- Әлмәт икътисад зонасы республика территориясенең 20 процентын тәшкил итә. 11 районда барлыгы 660000 кеше яши. Без муниципаль районнар дәрәҗәсендә киңәшләшеп, бурычларны хәл итәргә тиеш. Транспорт инфраструктурасы, медицина, җитештерүне нәтиҗәле итү кирәк. Бүгенге очрашу алдагы уртак эшчәнлек өчен этәргеч булып тора, - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин.
Түгәрәк өстәл утырышы барышында җитәкчелек сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү, заманча белем бирү системасы, спорт үсеше, мәдәниятне саклау, предприятиеләргә ярдәм итү механизмнарын булдыру, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, яшьләрнең зур шәһәрләрдән читкә китү факторларын ачыклау мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Ахырдан район башлыклары бертавыштан муниципалитетлар арасындагы хезмәттәшлек һәм Әлмәт икътисад зонасы советын төзү турындагы килешүгә кул куйды.