Әлмәт хастаханәсе “Иң яхшы перинаталь үзәк” исеменә лаек булды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

15-17 ноябрь көннәрендә Казанда VI Бөтенроссия "Россиянең репродуктив потенциалы: Казан укулары" семинары узды. Семинарда Россиянең алдынгы акушер-гинекологлары катнашты.

Семинарны ачу тантанасы кысаларында “Идел буе федераль округының акушер-гинеколог  профилендәге иң яхшы  медицина оешмасы"  бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бу бәйгедә Оренбург, Саратов, Киров өлкәләреннән, Марий-Эл, Удмуртия һәм Татарстан республикаларының  учреждениеләре катнашты. Югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәткән өчен Әлмәтнең перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе “Иң яхшы перинаталь үзәк” номинациясендә җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International