ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

20 ноябрь көнне Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Бөтенрәсәй буенча балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнендә катнашты. 

Әлмәтнең  «Спутнигы» «Кузнецкие медведи» командасын җиңде. Счет 5:3.

Ярышлар 13-17 ноябрьдә 2001-2003 елгы кызлар арасында уздырылды.  Әлеге ярышларда 22 мәктәптән 245 кеше катнашты.

Әлеге уңайдан Әлмәт балалар йортында 57 нче балалар бакчасы һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан чара оештырылды. Чара барышында викторина һәм концерт узды.

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә, әниләр һәм балалар, гаилә дәүләт тарафыннан якланганнар. Балалар турында кайгырту, аларны тәрбияләү - әти-әниләрнең тигез хокукы һәм вазифасы. Баланы матди карау тулы канлы физик һәм рухи үсеш өчен кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итүдән гыйбарәт.Балигъ булмаган һәм эшкә сәләт­сез балигъ булган балаларны Россия Фе­дерациясе тер­риториясендә тәрбияләү мәсьәләләрен җайга са­лу­чы төп норматив-хокукый акт булып Россия Федерациясенең Гаилә ко­дексы тора. Әти-әниләр үзләренең балигъ булма­ган, шулай ук эшкә сәләт­сез, ярдәмгә мохтаҗ балигъ булган балаларын карарга мәҗбүрләр. 

Республика Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 21 ноябрьдә республика территориясендә көчле җил һәм бозлавык булачак, буран чыгуы мөмкин. Һава температурасы төнлә -4..-8º; -2, -5º градус.

Пассажирларга автовокзаллардан файдаланырга киңәш ителә. Альметьевск-Казань маршруты буенча  450 сумлык билетны  онлайн-сервис Яндекс. Автобусы.аша алырга мөмкин. Play Market: https://play.google.com/store/apps/details?id=ru.yandex.bus.tickets. 


20
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

20 ноябрь көнне Мәскәү шәһәрендә 2018 елгы сыйфат өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе дипломантларын бүләкләү тантанасы узды. Бәйге дипломантларына бүләкне РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов тапшырды.

 

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 2018-2019 елларда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлады. Әлеге премия ике елга бер тапкыр лауреатларга – 30 яшькә кадәрге талантлы Татарстан Республикасы яшьләренә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә керткән өлешләре, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендәге югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өчен бирелә.

 

Җомга көнне Эшмәкәрлек йортында  « Россииянең яшь эшмәкәре – 2018» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чакырылган кунаклар арасында ТР икътисад министры Фәрит Абдулганиев та бар иде. Конкурста әлмәтлеләр дә бик актив катнаштылар. Җиңүчеләр- Прияна Фролова («Разведение сельскохозяйственной птицы»), Айрат Губаев («Сеть мини-кофеен)», Кирилл Миняев («Производство хлеба»), Ленар Латыпов («Производство сырной и молочной продукции»), Султан Сафин (Первая национальная сеть быстрого питания») и Тимур Демин («Студия функциональных тренировок»). 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International